Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев киләсе кышка фараз ясады
Газета укучыларыбызга халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исеме яхшы таныш. Суык көннәр артык озакка сузылса, яңгырлар бертуктамый ява башласа, берәр өметлерәк сүз ишетмәбезме дип, аңа шалтыратабыз. Әйткәннәре рас килеп бара.
Пасхада суык булды, салкыннар 40 көнгә кадәр барачак әле, дигән иде, чынлап та, шулай булды. Июньнең салкын киләсен май башында ук...